Яр Чаллыда Республика көне уңаеннан спорт ярышлары
Ипподромда ат спорты һәм милли көрәш буенча ярышлар тәмамланды, нәтиҗәдә иң яхшы җайдаклар һәм абсолют батыр билгеләнде
Ипподромда ат спорты һәм милли көрәш буенча ярышлар тәмамланды, нәтиҗәдә иң яхшы җайдаклар һәм абсолют батыр билгеләнде
Жокей Азалия Базлиева җитәкчелегендәге Фишка (Фаворит – Кайли) Татарстан Республикасы көненә багышланган ат спорты ярышларында финишка беренче килде.
Ипподромда Татарстан Республикасы көненә багышланган көрәш тәмамланды. Нәтиҗәдә, 2005 елда туган, "Витязь" мәктәбендә тәрбияләнүче Айзат Гыйниятуллин җиңүче булды.
Яр Чаллыда Республика көне уңаеннан беренче чаралар Сидоровка паркында узды. Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина шәһәр халкын һәм шәһәр кунакларын бәйрәм белән котлады. Котлауларга Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов , Шәһәр Советы депутаты Рубина Бадикова , Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин да кушылды.
79 нчы «Чиякәй» балалар бакчасында капиталь ремонт тәмамланган, инженерлык коммуникацияләре алыштырылган, бизәү, территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган.