Җомга, 15 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Бөтен республика өчен бәйрәм
Бөтен республика өчен бәйрәм
Бөтен республика өчен бәйрәм

Яр Чаллыда Республика көне уңаеннан беренче чаралар Сидоровка паркында узды. Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина шәһәр халкын һәм шәһәр кунакларын бәйрәм белән котлады. Котлауларга Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Шәһәр Советы депутаты Рубина Бадикова, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин да кушылды.

Сидоровка поселогы территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисләре дә читтә калмады. Алар район халкы белән берлектә декоратив - гамәли иҗат эшләнмәләре һәм бакча уңышларыннан күргәзмә оештырдылар.

"Энергетик" мәдәният сарае артистлары һәм коллективлары катнашында концерт программасы әзерләнгән иде.

Ата-аналар һәм балалар татлы ризыклар белән сыйландылар һәм карусельләрдә рәхәтләнеп вакытларын үткәрделәр.

Кабул итү графигы