Яр Чаллы сайлауларга әзерләнә
19 сентябрьдә шәһәрнең белем бирү оешмаларында Мәктәп Укучылары Советларына депутатлар сайлау узачак. Хәзер мәктәпләрдә Спикер постына кандидатлар билгеләнә, сайлау алды программалары эшләнелә. Тавыш бирүдә 1-11 сыйныф укучылары, барлыгы 65 меңнән артык кеше катнашыр дип планлаштырыла.