Җомга, 15 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллы сайлауларга әзерләнә

19 сентябрьдә шәһәрнең белем бирү оешмаларында Мәктәп Укучылары Советларына депутатлар сайлау узачак. Хәзер мәктәпләрдә Спикер постына кандидатлар билгеләнә, сайлау алды программалары эшләнелә. Тавыш бирүдә 1-11 сыйныф укучылары, барлыгы 65 меңнән артык кеше катнашыр дип планлаштырыла.

Сайлаулар җитди дәрәҗәдә узачак: иң башта башлангыч мәктәп укучылары, соңыннан, билгеле бер вакытта, 5-11 сыйныф укучылары тавыш бирәчәк. 1-4 сыйныф укучылары ата-аналары белән мәктәпкә килеп, киңәш бирү тавышы белән тавыш бирә алалар.

Күңел ачу чаралары да оештырылачак: һава торышы яхшы булган очракта, мәктәп укучылары советлары тавыш бирүдә катнашучылар өчен спорт һәм интеллектуаль интерактивлар үткәрәчәкләр.

Сайланган спикер үз вазыйфаларын 21 сентябрьдән үти башлаячак. 

Кабул итү графигы