Яшь чаллылыларны юл йөрү кагыйдәләренә ничек өйрәтәләр
Мәгариф идарәсе шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә 2025 елда балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча алып барылган эшкә йомгак ясады. Киң колачлы профилактика чараларына карамастан, юллардагы хәл киеренке булып кала: ел дәвамында балалар катнашында 92 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 97 балигъ булмаган зыян күргән. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрдә укытуның яңа форматлары кертелә һәм ата-аналар белән эш көчәйтелә. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов сөйләде.