Яр Чаллыда авыр тәрбияле яшүсмерләр белән нинди эш алып барыла
Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 2025 елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясады. Шәһәр һәм район комиссияләре составында 69 кеше эшли. Шуларның 11е — штат хезмәткәрләре, ә калганнары үз вазифаларын җәмәгать башлангычларында башкара.