Дүшәмбе, 18 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Бөек Ватан сугышы ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Шәмсеҗамал Зиннәт кызы Сафиуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин котлау һәм бүләкләр тапшырды.

Шәмсеҗамал Зиннәт кызы ТАССРның Балык Бистәсе районы Чаллыбаш авылында туа. Урта мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. 1953 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Нариман Нотфулла улы Сафинга кияүгә чыга. 1972 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Шәмсеҗамал Зиннәт кызы ПОПАТ предприятиесендә тегүче булып эшләгән.

Ире белән бергә 2 бала үстергәннәр, биш оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Шәмсеҗамал Зиннәт кызы Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Кабул итү графигы