Якшәмбе, 17 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Татарстанда азык-төлек кытлыгы барлыкка килү алшартлары юк

Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасында азык-төлек иминлеген тәэмин итү турында сөйләштеләр. Спикерлар – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер.

Брифингта республиканың барлык муниципаль берәмлекләре, шул исәптән Яр Чаллы шәһәре дә катнашты.

Билгеләп үтик, февраль ахырыннан республикада кайбер төр продуктларга ихтыяҗ арту күзәтелә. Алар арасында – көнбагыш мае, шикәр комы, он. Узган атнада шикәр буенча сатып алу күләме 16 тапкыр, көнбагыш мае буенча – тугыз, карабодай буенча – биш, тоз буенча – җиде тапкыр арткан.

«Бу позицияләр буенча республикада ким дигәндә ике айга запас бар. Кирәк булган күләмне саклап калып, социаль әһәмиятле позицияне тәэмин итү өчен шикәр, көнбагыш мае җитештерүчеләр, сөт эшкәртү һәм икмәк пешерү предприятиеләре белән очрашулар үткәрелде. Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә бүлеп бирү үзәкләренә даими мониторинг уздырабыз, эре сәүдә челтәрләрендә азык-төлек товарлары запасы буенча мәгълүматны анализлыйбыз.

Кабул итү графигы