Җомга, 15 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
«Өмет» интернат-мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланды
«Өмет» интернат-мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланды
«Өмет» интернат-мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланды
«Өмет» интернат-мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланды
«Өмет» интернат-мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланды

Яр Чаллының 86 нчы «Өмет» интернат-мәктәбе 1993 елның 6 сентябреннән эшли. Бина тулысынча яңартылуны 40 ел көткән (анда элек балалар бакчасы булган). Ремонтка республика бюджетыннан 67 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. 

Бүген биредә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар дәвалана, укый, адаптацияләнә. Коллектив дус-тату, күп кенә хезмәткәрләр монда инде егерме елдан артык эшли.

Наил Мәһдиев балаларны һәм аларның ата-аналарын бәйрәм белән котлады, капиталь ремонттан соң мәктәпне яңа бина дип санарга мөмкин, чөнки биредә территорияне төзекләндерүдән тыш, инженерлык коммуникацияләрен алыштыру да башкарылган. Моннан кала, ата-аналар өчен озак көтелгән зур парковка да барлыкка килгән.

«Теләсә кайсы гаилә тормышында иң көтеп алынган бәйрәм һәм иң якты вакыйга – 1 нче сентябрь алдыннан яңа төзелгән яки ремонтланган яңа объектларны тантаналы төстә ачу яхшы гадәткә әверелде, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэры мәктәп коллективына. – Без янәшәдәге территорияне һәм бинаны тәртипкә китерербез дип вәгъдә иттек һәм бу вәгъдәбезне үтәдек. Сезнең эшегездә үзенчәлекләр бик күп, әмма сез барлык авырлыкларны да җиңәсез. Яр Чаллы, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе сезнең эшегезне хуплый һәм тәрбия мәсьәләләренә зур өлеш кертә».

Кабул итү графигы