Шимбә көнне Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшләрен расланган өч мәйданчыкта дәвам итте.
Сәүдә павильоннарында ит, сөт продукциясе, икмәк-күмәч әйберләре, бал, бәрәңге, чөгендер, кишер һәм башкалар бар иде.
Ярминкәләрдә Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисенең инвестицион үсеш буенча урынбасары Тимур Сәйфуллин булды. Шәһәргә 6 млн. сумга якын 36 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Киләсе ярминкәләр 27 мартта узачак.