Чаллыда Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, шәһәр Советы депутатлары, кадетлар, яшь армиячеләр, шәһәр җәмәгатьчелеге «Ватан-ана» мемориалы янында чәчәкләр куйды.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев чаллылыларны бәйрәм белән котлады.