Дүшәмбе, 18 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда Май чабу бәйрәме үткәрелә

Яр Чаллыда 6 март көнне берьюлы 3 мәйданчыкта Май чабу бәйрәме оештырыла. Бәйрәмнәр сәгать 11дә башлана. Бәйрәм чаралары мэрия каршындагы мәйданда, Җиңү паркында һәм ГЭС поселогының Мәдәният һәм ял паркында узачак.

Программада халык уеннары, төрле бәйгеләр, әйлән-бәйлән уйнаулар, җырлар һәм биюләр, иҗат коллективлары чыгышы каралган. Шулай ук шәһәр халкы кышны тантаналы озатып җибәрүдә, талантларын күрсәтүдә һәм төрле конкурсларда катнаша алачак.

Бәйрәм кунаклары өчен коймак, шашлык, кайнар эчемлекләр әзерлиләр. Традиция буенча Май чабу бәйрәме карачкы яндыру белән тәмамланачак.

Кабул итү графигы