Дүшәмбе, 18 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда иң яхшы ата-аналар комитетын билгеләделәр
Яр Чаллыда иң яхшы ата-аналар комитетын билгеләделәр

4 март көнне 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортында  «Тату сыйныф серләре» Ата-аналар комитетларының республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Шәһәр мәктәпләренең иң яхшы ата-аналар комитетлары берничә конкурс сынавын уздылар: «Тату сыйныф серләре» күргәзмәсе, «Безнең күңелле тату сыйныф» визит карточкасы һәм «Халык сәнгате» иҗади проектын яклау.

Иң яхшы ата-аналар комитеты дипломнар белән бүләкләнде: 

1 урында – 25 нче мәктәп;

2 урында – 41 нче мәктәп һәм 48 нче мәктәп;

3 урында – 39 нчы мәктәп һәм 1 нче мәктәп.

1 нче урынны алган Команда «Тату сыйныф серләре» Ата-аналар комитетлары республика конкурсының зональ этабына уза.

Кабул итү графигы