Шимбә, 16 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Пермьдә атышта һәлак булганнар истәлегенә Яр Чаллыда мемориал оештырылды
Пермьдә атышта һәлак булганнар истәлегенә Яр Чаллыда мемориал оештырылды
Пермьдә атышта һәлак булганнар истәлегенә Яр Чаллыда мемориал оештырылды

Яр Чаллыда Азатлык мәйданында, шәһәр мэриясе янында, Пермь дәүләт университетында атыш вакытында һәлак булганнар истәлегенә вакытлы мемориал урнаштырылды.

Биредә «Скорбим. 20.09.2021г. Пермь» диеп язылган.

Шәһәр халкы аңа чәчәкләр һәм шәм куя ала.

Мемориал иртәнге фаҗигадән соң барлыкка килде, яшь егет Пермь дәүләт университеты бинасына кереп, атыш башлап җибәрә. Соңгы мәгълүматларга караганда, 6 кеше үлгән, 28 кеше зыян күргән.

Беренчеләрдән булып чәчәкләрне Казан федераль университетының Яр Чаллы институты студентлары салды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллы шәһәре мәгариф учреждениеләре тарафыннан террорчылыкка каршы барлык кирәкле чаралар күрелә: ел башында үткәрү режимы һәм техник җиһазлану көчәйтелде. Мэр Наил Мәһдиев инициативасы буенча депутатлар корпусы тарафыннан мәгариф объектларын куркынычсызлык системалары белән тәэмин итүгә шәһәр бюджетыннан 244 млн сум бүлеп бирү килешенде.

Кабул итү графигы