Чәршәмбе, 13 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе рекордлы түбән дәрәҗәдә кала
Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе рекордлы түбән дәрәҗәдә кала
Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе рекордлы түбән дәрәҗәдә кала

Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,15 % тәшкил итә. Бу хакта мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте.

Шул ук вакытта Республика буенча уртача сан – 0,16% . Эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе Әлмәттә – 0,13%. Чаллыда бер эшсезгә 10 вакансия туры килә, хәзерге вакытта мәшгульлек үзәгендә 4 400 вакансия бар.

Оешмалар күбрәк слесарь, эретеп ябыштыручы, электромонтер, погрузчик йөртүче, сатучы эзли. Аларның кайберләренә 170 мең сумга кадәр түләргә әзерләр, барысы да эшченең квалификациясенә бәйле. Бер эшсезгә 10 вакансия туры килә.

Кабул итү графигы