Автокалада авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе оештырылды. Сәүдә мәйданчыклары шәһәрнең өч почмагында: «Төзүче» стадионы каршында, ипподром янында һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә эшләде.
Киләсе ярминкә 22 мартта расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.
11 муниципаль районнан 328 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде.