2022 елның 1 февраленә кадәр 2022 елда БДИ тапшыру өчен гаризалар кабул ителә.
Гаризалар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (12:00дән 13:00 сәгатькә кадәр – төшке тәнәфес) Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең 334 кабинетында (Х.Туфан пр., 23 йорт) кабул ителә.
1 көн алдан 30-55-60 телефон номеры буенча пропускка заказ бирергә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон номеры: 30-59-34.
Пропуск алу өчен үзең белән паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ булырга тиеш.
Гариза бирү өчен түбәндәге документларның күчермәләрен тапшырырга кирәк:
1) паспорт, прописка күрсәтелгән битне дә кертеп
2) СНИЛС
3) 11 сыйныфны тәмамлау турында аттестат яки көллият дипломы
Әйтергә кирәк, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары гаризаны көллияттә бирә.