Җомга, 15 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Шәһәр халык санын алуга әзерләнә

2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу быелның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак.

Беренче тапкыр ул күп каналлы форматта - Россиядә яшәүче һәр кеше үзен һәм үз гаиләсен дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә, күпфункцияле үзәкләрдә яки стационар исәпкә алу участокларында узып була. Традицион формат шулай ук сакланачак - йортлар буенча исәпкә алучылар йөриячәк.

24 сентябрьдән 14 ноябрьгә кадәр 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр 8 (800) 707-20-20 номеры буенча кайнар линия эшләячәк.

Моннан тыш, шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләрендә өч комплект материал буенча сыйныф сәгатьләре үткәрү планлаштырыла: 1-4 сыйныфлар, 5-8 сыйныфлар, 9-11 сыйныфлар.

Кабул итү графигы