Шимбә, 16 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Мәҗбүри күченүчеләр өчен кием-салым кабул итү пункты ачылды

Чаллылыларның күп санлы мөрәҗәгатьләре буенча мәҗбүри күченүчеләр өчен кием-салым кабул итү пункты ачыла. Ул «НУР» яшьләр үзәгендә (яңа шәһәр, 1/2) урнашачак. Пунктның эш вакыты: 8:00дән 22:00гә кадәр, ялларсыз.

Яхшы хәлдәге кием-салым, сәнәгый төргәкләрдә озак саклау вакыты булган азык-төлек продуктлары кабул ителә.

Хәбәр итәбез, безнең шәһәргә 297 мәҗбүри күченүчеләр килде:

Ир-атлар – 97.

Хатын-кызлар – 144.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 10.

Мәктәп яшендәге балалар – 46.

Моннан тыш, Мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм фонды эшли. 6 апрель иртәсенә Мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм фондында 347 620 сум акча исәпләнә. 

Кабул итү графигы