Шимбә, 16 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 18 апрелендәге 686 номерлы карары нигезендә сәнәгать предприятиеләре кредит шартнамәләре буенча әйләнештәге акчаларны тулыландыруга чыгымнарны компенсацияләүгә грантлар ала алалар.Грантлар алу өчен гаризалар кабул итү ачык. Фонд консультация ярдәме күрсәтергә әзер. Грант алу өчен кредит килешүе яки аңа өстәмә килешү булган сәнәгать предприятиеләре 686 нчы номерлы карар үз көченә кергәннән соң (2022 елның 21 апреле) гариза бирә ала.Чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү 686 нчы номерлы карар үз көченә кергән көннән яки 2022 елның 31 декабренә кадәр кредит килешүе (өстәмә килешү) төзелгән көннән башлап сәнәгать субъекты тарафыннан исәпләнгән һәм фактта түләнгән процентларга карата башкарылачак.

Кабул итү графигы