Дүшәмбе, 18 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда күп балалы гаиләгә суыткыч бүләк иттеләр
Яр Чаллыда күп балалы гаиләгә суыткыч бүләк иттеләр

13 балалы Сергей һәм Елена Тимониннар гаиләсенә суыткыч тапшырдылар. Замелекесьеда яшәүче Чаллы гаиләсе Раштуа алдыннан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионовадан шундый бүләк кабул иттеләр.

Раштуа бүләген чаллылыларга мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин, социаль яклау идарәсе начальнигы Ирина Скрябина алып килделәр.

Ирле-хатынлы Сергей һәм Елена бергә 27 ел. Бу вакыт эчендә гаиләдә сигез малай һәм биш кыз туа. Гаилә башлыгы күп еллар «КАМАЗ» заводында эшләгән, хәзер Замелекесьеда Торак-эксплуатация конторасында эшли.

Әниләре Елена йортта җылы мохит тудыра, камыр ризыклары белән балаларын сөендерә. Пешекчеләр, кондитерлар ролендә үсеп килүче малайлар һәм кызлар да үзләрен сынап карыйлар.

Гаиләдә барлык балалар да төрле яклап үсеш алган. Алар йөзү, көрәш белән шөгыльләнәләр, музыка мәктәбенә, вокал һәм бию түгәрәкләренә йөриләр. Әти кеше шулай ук гитарада уйный, әниләре балалары белән җырлый. Өлкән балалары мөстәкыйль тормыш алып баралар.

Кабул итү графигы