Дүшәмбе, 18 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

Иман һәм тормыш, яхшылык һәм гаделлек тантанасын символлаштыра торган бөек бәйрәм якыннарың турында кайгырту, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек кебек асыл кыйммәтләр һәм әхлакый сыйфатларның җәмгыятьтә урнашуына сәбәп булып тора.

Әлеге якты бәйрәм сезгә игелекләр кылыр өчен көч һәм куәт өстәсен, өмет һәм иман, сабыр булу, ярату һәм якыннарга ярдәм итү теләген кешеләрнең күңелләренә беркетсен. Ихлас күңелемнән православие динендәге халыкка нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, һәр гаилә һәм һәр йортка иминлек телим.

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев.

Кабул итү графигы