Яр Чаллыда Бердәм пособие көне: гаиләләргә социаль ярдәм мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл
Тантаналар сараенда Яр Чаллы шәһәренең Социаль фонды тарафыннан оештырылган Бердәм пособие көне узды. Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов , Татарстан Республикасы буенча Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Ольга Силаичева , «ЗАГС Идарәсе» МКУ башлыгы Равилә Зарипова , Социаль фондның ТР буенча социаль түләүләрне билгеләү идарәсе башлыгы Ирек Хәбибуллин , Яр Чаллы шәһәре клиентлар хезмәте җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев , шулай ук дин вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм яшьләр лидерлары катнашты.