Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев Чаллының «Адымнар» полилингваль гимназиясендә булды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе өчен экскурсия үткәрде, Чаллы өчен мондый проект күптән көтелгән яңалык дип билгеләп үтте.
1 млрд 461 млн сумлык төзелеш-монтаж эшләрен «Грань» компаниясе башкара. Мәктәптә җибәрү-көйләү эшләре тәмамланган, җиһазлар урнаштырылган, тирә-юнь территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган. Белем бирү учреждениесенең гомуми мәйданы 4 га тәшкил итә, беренче катта бассейн урнашкан: зурысы – 11 метрга 25 метр, кечесе – 5,8 метрга 12 метр. Актлар залы 560 урынга исәпләнгән.
Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, мәктәп Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев проекты ярдәмендә төзелүен билгеләп үтте. «Адымнар» мәктәпләре Казанда, Алабугада, Актанышта ачылды.
Анзор Мунзаев мондый белем бирү учреждениеләре барлыкка килү – зур вакыйга дип билгеләп үтте. Ул мондый мәктәпләрне БГӘ һәм Англиядә генә күргәне булганын әйтте, әмма алар анда түләүле һәм алай ук җиһазланмаган. «Адымнар» гимназияләре югары дәрәҗәдә җиһазландырылган, ә уку монда бушлай.