Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов 25 комплекста яшәүчеләр белән очрашты. Шушы комплекста «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында агачларны кисү эшләре бара.
Бөтен проектлар килештерелде. Шәһәрнең йортлар каршындагы территорияләрдә, иҗтимагый киңлекләрдә агач һәм куаклар утырту оештырыла.