Бу хакта Россия Федераль салым хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Диана Сәгетдинова хәбәр итте.
Физик затларның кеременә салым 2023 ел белән чагыштырганда 1 млрд 455 млн сумга артып, 7 млрд 99 млн сум тәшкил итте.
Россиянең консолидацияләнгән бюджетына Чаллыдан 140 млрд сум салым җыелды.