Дүшәмбе, 01 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллының өлкән буын кешеләре өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс оештырылды
Чаллының өлкән буын кешеләре өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс оештырылды

Гренада паркында «Сәламәтлек җиңел адым» сәламәтләндерү проекты кысаларында өлкән буын кешеләре өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс узды. Чара 40тан артык кешене җыйды. Дәресне скандинавия йөреше буенча сертификацияләнгән инструктор үткәрде.

Мастер-классны "Россия Пенсионерлар берлеге" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе оештырды. "Сәламәтлек җиңел адым" проекты «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Яр Чаллы бүлекчәсе ярдәмендә тормышка ашырыла.

Мастер-класста катнашучыларны Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов сәламләде.

Скандинавия йөреше уникаль, ул бервакытта сәламәтлекләрен ныгытучыларга да, яхшы физик формада булырга омтылучы профессиональ спортчыларга да файдалы. Әлеге спорт төре теләсә кайсы яшьтә һәм физик әзерлек дәрәҗәсендә булган кешеләргә туры килә.  

Кабул итү графигы