29 апрельдә Чаллыда «Хәтер бакчасы»халыкара акциясе узачак.
Яр Чаллы халкы агачлар утыртып ветераннарны хөрмәтли алачак. Акция 8: 00 сәгатьтә Галиәскар Камал бульварында, Раштуа чиркәве янында узачак.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Чаллы халкы 2,5 мең агач үсентесе утыртты.
Алар 61нче комплекстагы «Яр Чаллы» профилакторие һәм «Таиф-НК» автозаправка станциясе арасында, шулай ук Сидоровка бистәсендәге Грин урамы һәм С-26 йорты арасындагы «Добра» скверы янында үсә.