Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллылылар Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Чаллылылар Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Комсомол районында Евгений Никанорович Батенчук һәйкәле янында Яр Чаллы төзүчесе, КамГЭСэнергостройның беренче директоры тууына 108 ел тулу уңаеннан чәчәкләр салу тантанасы узды. Легендар төзүчене искә алырга Социалистик Хезмәт Герое, шәһәрнең Мактаулы гражданнары, Шәһәр Советы депутатлары, «КамГЭСэнергострой» предприятиесе ветераннары, шәһәрнең төзелеш предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре килде.

Евгений Батенчук Кама буендагы шәһәргә 1971 елда килгән, ул төзүче буларак һәм бөтенсоюз масштабындагы җитәкче буларак зур тәҗрибә туплаган. Ул вакытка кадәр аның хезмәт биографиясендә - алты ГЭС, Якутиядә алмаз чыгару комбинаты төзелеше.

Үзенең хезмәте һәм тирән белемнәре, кешелеклелеге һәм оештыру сыйфатлары, таләпчәнлеге нәтиҗәсендә, Евгений Батенчук Яр Чаллыда һәм республикада зур абруй казанды. Ул Татарстан һәм Якутия АССРның, РСФСРның атказанган төзүчесе, Мирный һәм Яр Чаллы шәһәрләренең Мактаулы гражданины, күп кенә орден һәм медальләр кавалеры, 1981 елда "КАМАЗ" төзелеше өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Евгений Никанорович 1999 елда вафат була.

Кабул итү графигы