«Яр Чаллы» спорт комплексында – Халыкны сынауның рәсми үзәгендә – «Славица» туңдырма фабрикасы хезмәткәрләре һәм шәһәрнең мәгариф учреждениеләре укучылары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүдә катнаштылар.
Чара барышында катнашучылар чыдамлыкка, көчкә, сыгылмалылыкка, тизлеккә сынаулар үтәделәр. Якын арада алар йөзү буенча нормативлар тапшырачаклар.
Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча тиешле аерымлык билгеләре биреләчәк.