Якшәмбе, 17 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллылыларны интерактив мимик тамашага чакыралар

Яңа ел алдыннан шәһәр халкына «Проказники на снежном празднике» дигән мимик тамаша күрсәтеләчәк. Интерактив спектакль урамда, шәһәрнең Яңа ел мәйданчыкларында үткәреләчәк. Халыкны тамаша персонажлары – кар бабайлар белән турыдан-туры аралашу көтә.

22 декабрьдә 17:30 сәгатьтә тамаша Замелекесье микрорайонындагы чыршы янында күрсәтеләчәк.

24 декабрь көнне 17:30 сәгатьтә кар бабайлар Бумажниклар микрорайоны халкын сөендерәчәк.

28 декабрьдә 17:30 сәгатьтә тамаша Җиңү паркында узачак.

29 декабрьдә 17:30 сәгатьтә Сидоровка паркында мимик тамаша күрсәтеләчәк.

23, 25, 27 декабрьдә 17:30 сәгатьтә интерактив спектакль Азатлык мәйданында тәкъдим ителәчәк. 

Кабул итү графигы