Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллы хатын-кызларын якынлашып килүче 8 Март белән котладылар

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Энергетик" мәдәният сараенда бәйрәм концерты узды. Тантаналы чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, табиблар, педагоглар, күп балалы әниләр чакырылган иде.

Бәйрәм кунакларын Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов котлады: «Кадерле хатын-кызлар! Сез – безнең бетмәс-төкәнмәс көч һәм илһам чыганагы. Сез тормышыбызны якты, мәгънәле һәм эчтәлекле итәсез.

Тормышыгызда якты көннәр күбрәк булсын. Якыннарыгыз сезне борчымасын, балаларыгыз уңышлары белән, ир-атлар – игътибарлары белән куандырсын», - диде ул.

Бәйрәмне шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышлары бизәде. Бәйрәм кунаклары өчен шәһәрнең иң яхшы артистлары: Леонид Скороходов, Александр Петренко, Илшат Хәмәдиев, Федор Кузнецов, Эдуард Вәлиев, Артур Салихов, Анна Катаева, «Болгар» бию театры, «Татарстан» бию ансамбле, «Бисеринки» халык бию ансамбле, «Мизгел» халык бию ансамбле, «Старый город» инструменталь ансамбле, «Агадир» цирк студиясе, «Персон» мода театры, Татьяна Франчук эстрада биюе төркеме, «Сәйяр» халык бию ансамбле һәм «Энергетик» мәдәният сарае солистлары чыгыш ясады.

Кабул итү графигы