Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллы педагоглары туристик слетта медальләр яулады

Кама Тамагында 22-27 августта педагогларның XXIX Бөтенроссия туристик слеты узды. Слетта катнашу өчен Россиянең 36 төбәгеннән 406 катнашучы җыелды. Яр Чаллы шәһәреннән слетта 1 нче балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае педагоглары командасы катнашты.

Чаллы командасы медальләр белән кайтты. Чаллылылар "Сайлау буенча ориентлашу" төре буенча 2 нче урын, "Педагогик һөнәрне популярлаштыру" плакатлар конкурсында 3 нче урын һәм "Сайлап алу юнәлеше" төре буенча Александр Фәйрушин 1 нче урын алды.

Кабул итү графигы