Яр Чаллы шәһәрендә бүгенге көндә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектында 66 оешма катнаша. Гаризаны бирер өчен портал: производительность.рф
Проект критерийларына туры килә торган шәһәр предприятиеләрен җәлеп итү дәвам итә. Милли проект кысаларында, керү шартлары һәм дәүләт ярдәме чаралары турында предприятиеләргә көн саен мәгълүмат бирү буенча эш алып барыла.