Наил Мәһдиев: «Мәктәптә дөрес туклану нигезләре салына»
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов исемендәге 46 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең азык-төлек блогында эшләрнең ничек башкарылуын бәяләде. Чаллыда җәйге чорда барлыгы 10 азык-төлек блогы ремонтланган. Чыгымнарның гомуми суммасы 117 млн сумнан артык тәшкил иткән - бу акчалар шәһәр һәм республика бюджетларыннан азык-төлек блогларын яңартуга, шулай ук кирәкле җиһазларны алыштыруга тотылды.