Өченче буын университетында 14 нче уку сезоны башланды
Яр Чаллыда Өченче буын университетында яңа уку сезоны башланды. Социаль проект шәһәрдә инде 14 ел рәттән тормышка ашырыла һәм шәһәрдәшләрнең өлкән буын вәкилләре арасында популярлык казана. Бүген Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында тантаналы чара узды.