Яр Чаллының сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чүлмәк ясау сәнгате буенча мастер-класс узды
Яр Чаллының 88 нче мәктәбендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чүлмәк ясау сәнгате буенча мастер-класс узды. Әлеге чараның оештыручысы булып 1 нче балалар сәнгать мәктәбе тора, ул барлык кирәкле җиһазларны тәкъдим итте.