Чаллы тренерлары һәм спорт мәктәпләре җитәкчеләре беренче урыннарны алдылар
Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында ТР спорт объектлары җитәкчеләре һәм тренерларын бүләкләү узды. Бүләкләү «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2021», «2020 елда Татарстан Республикасының олимпия резервы спорт мәктәпләре, спорт мәктәпләре, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре рейтингы» һәм «Россия өмете: иң яхшы спорт мәктәбе» дип исемләнгән өч конкурс буенча узды.