Яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсында чаллылылар җиңү яуладылар
XV Татарстанның дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы Республика конкурсында биш чаллылы җиңү яулады. Бүләкләү тантанасы ТР Яшьләр эшләре министрлыгында узды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева тапшырды.