Россиядә Ленинград камалышыннан тулысынча азат ителүгә 78 ел тулу билгеләп үтелә
27 гыйнварда Россия Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 78 ел тулуны билгеләп үтә. Шәһәрнең кырыс камалышы 1941 елның 8 сентябрендә башлана. 900 көн һәм 900 төн буе кешеләр батырлык һәм чыдамлык үрнәге булып торганнар.