Автокалада 15 млрд сумлык капремонт үткәрелгән
Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасының гамәлдә булу дәверендә 2008 елдан 2022 елга кадәр финанслау күләме барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан һәм милекчеләрнең акчаларыннан 15 млрд сумнан артык тәшкил итте. Капиталь ремонт буенча барлык чаралар да вакытында үткәрелде, бу күпфатирлы йортларның күбесен, шул исәптән түбә, фасад, инженерлык системаларын норматив хәлгә китерергә мөмкинлек бирде.