Яр Чаллыда яңгыр сулары канализациясенең ике чистарту корылмасы төзелеше бара
Мәләкәс елгасы аша автомобиль күперен төзү белән беррәттән Гостев урамы буенча яңгыр сулары канализациясенең ике локаль чистарту корылмасы төзелә. Аларның озынлыгы - 82 метр. Чистарту корылмаларының җитештерүчәнлеге 700 литр. Яңгыр суларын җыю мәйданы -12,2 га.