Чаллы халкы төзүчеләр өчен төшке аш оештырды
«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында эш башкаручы «ПАД» һәм «Камавтодор» подряд оешмалары хезмәткәрләре өчен 54 комплекста төшке аш оештырылды. Төзүчеләрне пылау һәм чәй белән сыйландылар.
«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында эш башкаручы «ПАД» һәм «Камавтодор» подряд оешмалары хезмәткәрләре өчен 54 комплекста төшке аш оештырылды. Төзүчеләрне пылау һәм чәй белән сыйландылар.
29 августта 8.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Раскольников-Йосыпов урамнарында һәм Чулман проспекты белән Нариманова урамы киселешендә светофор сүндереләчәк. Объектларда Чаллы электр челтәрләре эшләячәк.
Чаллының балалар бакчаларында бер елдан ике яшькә кадәрге балалар өчен 70тән артык төркем ачылды. Аларга 900 дән артык бала йөриячәк. Бу хакта Мәгариф идарәсе Башлыгы Рөстәм Хуҗин август конференциясендә хәбәр итте: " Замелекесье, Яшьлек, Яр буе микрорайоннарында урыннар җитмәү мәсьәләсе кала бирә. Кытлыкны киметү максатыннан, шәһәр бюджеты хисабына яңа төзелгән балалар бакчаларында өстәмә 125 урын булдырылды ", - дип билгеләп үтте ул.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәзерге вакытта университетта бара торган капиталь ремонт барышы белән танышты. Шулай итеп, хәзер беренче һәм икенче кат аудиторияләре яңартыла. Капиталь ремонтка федераль бюджеттан 125 млн сум бүлеп бирелгән.
Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкны тормыш белән тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин юл төзүчеләренең эшне билгеләнгән вакытка тапшыруы хакында хәбәр итте.