Катнашучылар грантлар отарга һәм аларны үз ишегалларында кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар оештыруга юнәлтергә мөмкин, ә кайбер районнарда җәмәгать урыннарында чаралар үткәрү рөхсәт ителәчәк.
Республиканың 18 яшьтән башлап барлык халкы, үзмәшгульләр, идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр, шәхси эшмәкәрләр һәм коммерциячел булмаган оешмалар (хәрәкәтләр, фондлар һ.б.) катнаша ала.