Автоградта Чаллы шәһәр партия комитетының беренче секретаре Рәис Беляев истәлеге хөрмәтләнде. Легендар җитәкче һәйкәленә чәчәкләр салу өчен ГЭС бистәсенә шәһәрнең беренче төзүчеләре, Шәһәр Советы депутатлары, шәһәр халкы җыелды. Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Һәйкәл янына җыелучылар талантлы җитәкченең казанышларын искә алдылар. Рәис Беляев шәһәр белән авыр чорда җитәкчелек итте, нәкъ менә шул вакытта «КАМАЗ»ның беренче һәм икенче чиратлары, Түбән Кама ГЭСы файдалануга тапшырылды. Бу еллар эчендә Чаллыда дүрт миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды, 40ка якын мәктәп һәм 50гә якын балалар бакчасы, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе һәм медицина шәһәрчеге, күпсанлы сәүдә, җәмәгать туклануы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре төзелде.
"Чулман буендагы кечкенә шәһәрнең язмышын аны илнең сәнәгать үзәгенә әйләндергән грандиоз төзелеш билгеләде. 50 елдан артык элек биредә дөньядагы иң зур автомобиль заводы һәм заманча шәһәр төзелеше башланды. Бу объектларны гаять кыска вакыт эчендә төзегән кешеләрнең күбесе хезмәт батырлыгының югары үрнәкләрен күрсәткән кешеләр буларак шәһәр елъязмасына мәңгелеккә кереп калды, – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев. – Без шәһәр төзүче ветераннарны онытмыйбыз, аларның данлы традицияләрен дәвам итәбез һәм чаллылыларның чиста кырда мондый матур шәһәрне кыска вакыт эчендә төзи алган кешеләрне беркайчан да онытмаячагына ышанабыз. Безнең бурычыбыз – аны тагын да матуррак һәм уңайлырак итү.".