Дүшәмбе, 25 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Кайсы кибетләрдә «проездной» билетларны сатып алырга була?

1 февральдән Яр Чаллы шәһәрендә лимитсыз «проездной» билетлар гамәлгә керә. Аларны январь азагында сата башлаячаклар. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов хәбәр итте. 

«Автобусларда һәм трамвайларда йөрү өчен бер айлык лимитсыз билет бәясе —  2400 сум була. Трамвайда гына йөрүчеләр өчен лимитсыз билетлар 1600 сум тора. Шулай ук чикле, 50 тапкыр йөрү өчен каралган билетлар да бар. Алар белән автобусларда да, трамвайларда да йөреп була. Бәясе 1800 сум», – диде Фәрид Салахов. 

Кабул итү графигы